Айрат Фәррахов: «Сайлау көне безнең өчен бәйрәмгә тиң, әти-әниләр шулай өйрәтте»

Сайлау комиссияләре мәктәпләрдә генә түгел, хастаханәләрдә дә эшли.Табиблар да комиссия әгъзалары булып тора.

Бу — яңалык түгел. Бу көннәрдә шундый 38 участок эшләячәк. Шуларның берсе Бөгелмә хастаханәсендә ачылган. Табиб Рәмзия Насыйбуллина белдергәнчә, анда хастаханәдә дәваланучылар тавыш бирә. Барысының да кәефләре яхшы.
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов тавышын авылда биргән.

– Сайлау көне безнең өчен бәйрәмгә тиң. Әти-әниләр безне шулай өйрәтте. Бу — безнең Конституцион хокук, — диде ул онлайн чарада.


Фикер өстәү