Шәһәрләрдә тарихи урыннарга игътибар артачак

Тиздән Алабуга һәм Чистай тарихи җирлекләрендә яңа эшләр башланачак. Бу хакта Татарстан Президенты Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясенең презентациясен карагач хәбәр итте.

– Казаннан тыш, бездә тагын 13 тарихи җирлек бар. Бүген мин Алабуга һәм Чистай буенча бу эшне башларга йөкләмә бирдем.  Үзләрен күрсәткән кешеләрнең тәҗрибәсе әлеге бурычны хәл итүдә кулланылачак, – диде ул. – Тарихи урыннарны саклау – зур хезмәт. Бу уңайдан төзелгән комиссия 2011 елдан бирле эшли. Хәзер исә Казанны нинди итеп күрәселәре килүне халыктан сорарга кирәк. Аларның фикерен тыңламыйча булмый. Үзгәрешләр кирәк. Казан уртасында күп кенә йортлар «Тузган торак» программасы буенча бетерелде. Хәзер ул урыннар буш тора. Якын киләчәктә ул җирләрдә биек булмаган йортлар да пәйда булырга мөмкин. Иҗтимагый урыннар буенча да сораулар күп. Шуңа да бу эшләрне архитектор белән түрәләр түгел, проектны уйлап табучылар башкарачак.

Казан эчендәге үзгәрешләрне халык белән килешмичә башкармаячаклар. Иң элек ниләр эшләргә кирәклеге тәгаенләнә, аннары исә  җәмәгать тыңлаулары оештырылачак.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова җәмәгать тыңлауларының бер айдан буласын әйтте.

– Тарихи урыннар сакланачак. Алабугадагы үзгәрешләрне Свяижскидагы кебек итеп күрәбез. Ул туристларны җәлеп итәргә, ял өчен мөмкинлекләр булырга тиеш. Шәһәрләр елдан-ел зурая, тарихи шәһәрләрне үстерүдә гомуми концепция кирәк. Болар барысы да быел гамәлгә ашырыла башлаячак, – диде ул.

Архитектор Анна Новикова Казан урамнарындагы бакчаларны тәртипкә  китермәкче.

– Бездә 18 тарихи бакча бар. Санап чыгардык, аларда 100 яшьтән узган 70 агач бар. Максатыбыз – аларны саклап калу һәм икенче төсмер бирү. Эшкә тотынганчы, без барысын да уйладык.  Шәһәр урамнарын тагын да матуррак итәсе килә, – ди ул.

Шәһәр урамнары белән беррәттән Казансу яр буйлары, Кабан күле дә үзгәрәчәк. Соңгысында Иделгә чыгу юллары да булачак. Фикерләр, тәкъдимнәр бик күп. Белгечләр Казанны ничек күрергә теләүләрен  проектларында күрсәтсә, соңгы сүзне барыбер халык әйтәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү