Сайлауларда берәүне дә фотога төшәргә мәҗбүр итмиләр

“Россия юристлар”ы берлегенең республика бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо сайлау участокларында фотога төшәргә мәҗбүр итәләр дигән имеш-мимешләрне кире какты.

– Безгә сайлау участоклары фонында кешеләрне фотога төшәргә мәҗбүр итәләр дигән мәгълүмат килеп иреште. Социаль челтәрләрне күзәтеп барабыз. Анда иң үзенчәлекле фотога челлендж үткәрелә. Катнашучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнаталар. Әгәр сайлауга килүчеләрне фотога төшәргә мәҗбүр итсәләр, алар фотоларда елмаймаслар иде, – диде Тимур Какохо.


Фикер өстәү