Күзәтчеләр җиткергән һәр мәгълүмат тикшерелә

Татарстанда узачак сайлауларга “Ачык сайлаулар өчен” корпусы 2807 күзәтче әзерләгән. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әлеге корпусның төбәк координаторы Павел Соломонов хәбәр итте. Аларның 60 проценты нәфис затлар булса, калганнары – ир-егетләр.

Жәмәгать күзәтчеләре хәзерге вакытта сайлау барышын күзәтә. Биш-алты ел элек бу вазыйфаны юридик вуз студентлары башкарса, хәзер моңа җәмәгать эшләрендә актив катнашкан теләсә кем үз өлешен кертә. Күзәтчеләрнең 60 проценты сайлаулар узган саен катнаша икән. Аларга үзләренең хокукларын, бурычларын, сайлау участогында килеп чыгарга мөмкин булган теге яки бу хәлдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтәләр.

– Без моңарчы да күзәттек, хәзер дә сайлауларның үтә күренмәле булуын күзәтәбез. Безнең корпус – формаль булмаган структура, ул халык белән җитәкчелек арасындагы ышанычны арттырырга ярдәм итә. Күзәтчеләрдән килгән һәр мәгълүматның дөреслеген тикшерәбез, – диде Павел Соломонов.


Фикер өстәү