Татарстанда 18.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 24,3 проценты тавыш бирергә өлгергән

Татарстанның Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республикада алдан тавыш бирүнең беренче көненә нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, сайлау гадәти режимда һәм тыныч шартларда уза. Халык актив рәвештә тавыш бирә.

Бүген иртән Татарстанда 2807 сайлау участогы ачылды. Республикада 2937257 кеше тавыш бирү хокукына ия. Президент сайлаудан тыш, җирле үзидарә органнары депутатларын, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза.
“Структурасы ягыннан гади булмаган сайлау кампаниясе уза. Барлык участоклар да үз вазыйфаларын үтәргә әзер. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде. Хокук сакчыларының оператив штабында да шундый мәглүмат җиткерделәр. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова да бездәге хәлләрдән хәбәрдар. Әзерләнгән барлык профилактика чаралары күрелде. Барысы да дөрес эшләнде. Тавыш бирү актив бара. Бүген 18.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 24,3 проценты тавыш бирергә өлгерде. Икенче иң җаваплысы”, – диде Кондратев журналистларга.
Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, көннең беренче яртысында сайлаучылардан килгән сораулар күп булган. Алар, нигездә, йорт яннарында оештырылган күчмә участокларның эшчәнлеге белән бәйле. Гадәти участокка килгән кайбер кешеләр, исемлек булмау сәбәпле, иртән тавыш бирә алмаган. “Кабат андый очраклар булмас, дип өметләнәм”, – диде Кондратьев.


Фикер өстәү