Cайлауның беренче көнендә Татарстанда халыкның 27 % артыгы тавыш биргән

Татарстанда сайлауның икенче көне дәвам итә. Беренче көнне республикада тавыш бирү хокукына ия булган барлык халыкның 27 % тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте. Бу 810 535 кеше дигән сүз.

Бүген иртән Татарстанда 2807 сайлау участогы ачылды. Республикада 2937257 кеше тавыш бирү хокукына ия. Президент сайлаудан тыш, җирле үзидарә органнары депутатларын, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. “Барысы да гадәттәгечә эшли. Булган сорауларны тиз арада хәл итәргә тырышабыз”, – диде Андрей Кондратьев.


Фикер өстәү