Әгъзам Гобәйдуллин: “Бу сайлауга аеруча зур өметләр баглыйбыз”

Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Казанның Вахитов районында урнашкан 96 нчы гимназиядәге сайлау участогында тавыш бирде.

– Без бер сайлаудан икенче сайлау арасында яшибез. Бусына аеруча зур өметләр баглыйбыз, – диде Әгъзам Гобәйдуллин – Ул биш елга республиканың киләчәген, икьтисади үсешен билгеләячәк. Президент сайлавы Татарстанның 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә оештырыла. Республикада халыкның көнкүрешен яхшырту максатыннан 50 дән артык программа эшли. Киләчәктә дә әлеге темп сакланып калсын иде. Кандидатларның программасы да, кеше тормышын тагын да яхшыртуны күздә тотып төзелгән.
65 нче участок рәисе Юлия Суляева әйтүенчә, алдантавыш бирүнең беренче көнендә дә кеше күп килгән. Достоевский урамындагы әлеге гимназия бинасында 64, 65 нче участоклар урнашкан. Шунда ук мәктәп медпунктында сезонлы гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин. 18 яше тулган һәм беренче тапкыр сайлауга килгән яшьләргә бүләк бирәләр.

http://


Фикер өстәү