Ринат Закиров: «Барыбыз да яхшыга өметләнәбез: моңа тулы хокукыбыз бар»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, республиканың Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров Татарстан Президенты һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Үз тавышын ул Казанның 116нчы санлы лицеенда, 43нче сайлау участогында бирде. Аның сүзләренчә, Татарстан президентын сайлау – ул барыбыз өчен дә иң мөһим вакыйгаларның берсе:

– Минем өчен Президент – ул дәүләтчелегебезнең символы, шуңа да сайлауны гади генә вакыйга дип карарга ярамый. Һәркем үз карарын яхшылап уйлап кабул итәргә тиеш. Әлбәттә, киләчәктә без барыбыз да яхшыга өметләнәбез. Моңа кадәр Татарстан үз йөзен Россиягә генә түгел, бөтен дөньяга күрсәтте. Халкыбызның тырыш хезмәте, җитәкчелекнең тәҗрибәсе нәтиҗәсендә, республика бүгенге көндә зур югарылыкка менде. Ә республикабызның уңышлары – ул милләтебезнең уңышлары, – диде Ринат Закиров.
Татарстанның киләчәктә дә илебезнең башка төбәкләре өчен үрнәк булуына өметләнүен дә белдерде ул.

http://


Фикер өстәү