Республикада һава торышы үзгәрә

Татарстанда бүген, 12 сентябрьдә, уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республикада урыны белән бераз яңгыр явачак, әмма көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы була. Көндез һава +14, +19 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк ял көннәрендә төбәктә җылы һәм болытлы һава торышы урнашачагы турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү