Мәкъзүм Саләхов: Бүгенге темпларның саклануын телибез

Татарстанда алдан тавыш бирүнең икенче көне башланды. Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәкъзүм Саләхов Казанның Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәбендәге сайлау участогына тавыш бирде.

– Бу безнең өчен үзе бер бәйрәм кебек. Без киләсе биш елда булачак өчен ,республикада традицияләр саклансын өчен тавыш бирәбез. Татарстан – барлык күрсәткечләр буенча иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Менә шушы темпларның саклануын телибез. Болар сакланса, тагын да зуррак уңышларга ирешәчәкбез. Без бүген Президентны,башка орган вәкилләрен сайлыйбыз. Мин тотрыклылык һәм толерантлык өчен тавыш бирәм. Без Татарстаннан дигәндә ,күпләр сокланып, хәтта көнләшеп карый. Әлбәттә,кимчелекләр дә бар. Яхшырак булган саен, ихтыяҗлар да күбрәк туа, – диде ул.

http://


Фикер өстәү