Дәүләт телләрен саклау программасы расланган

Татарстанда 2030 елга кадәр дәүләт телләрен саклау һәм үстерү программасы тормышка ашырылачак. Ул 2023 елдан башлана. Моның өчен 1 миллиард сумнан артыграк акча каралган. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар бирә: «2023 – 2030 елларга республикада Татарстан Республикасы дәүләт телләрен, башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын расларга», – диелгән документта.

Проектның бурычы – Татарстанда дәүләт телләренең кулланылышын тәэмин итү, аларны өйрәтү, дәүләт телләрен саклау һәм үстерү эшчәнлеген фәнни, методик яктан тәэмин итү, дәүләт телләрен үстерү һәм өйрәнү өчен шартлар тудыру, республикада уңайлы тел мохитен булдыру. Программага ел саен 125 миллионнан 133 миллион сумга кадәр акча бүлеп биреләчәк.


Фикер өстәү