Бүген төнлә 60тан артык фатир янып беткән (ВИДЕО)

Краснодарда Россия урамындагы күпфатирлы йортта янгын нәтиҗәсендә берничә дистә фатир тулысынча янып беткән, дип хәбәр итә «Интерфакс». Шәһәр мэры Евгений Первышов 54 янган фатир, ә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә идарәсе башлыгы Олег Волынкин — 88 зыян күргән яки ут белән юк ителгән фатирлар турында хәбәр иттелләр.

Һәлакәт турындагы сигнал ашыгыч хезмәтләргә төнге сәгать икеләр тирәсендә керә, өч сәгатьтән соң мансард катында янгын 4400 кв. метр мәйданда уратып алына, аны иртәнге сигезгә кадәр сүндерәләр. Урында 200 дән артык кеше һәм 63 берәмлек техника эшләгән. Йорттан 300 кеше эвакуацияләнгән, бинада барлыгы 384 фатир һәм 164 коммерцияле бина исәпләнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар турында мәгълүмат юк.

Беренчел мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе — электр челтәрләренең төзек булмавы, янгын чыганагы соңгы, сигезенче каттагы фатирларның берсендә булган, дип хәбәр итә ТАСС ашыгыч хезмәтләрдәге чыганакка сылтама белән. Йорт газлаштырылган булмый.

 

 


Фикер өстәү