2021 елда пенсияләр артачак

2021 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренең уртача күләме 17 443 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Иминият пенсияләре 6,3 процентка, социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнәчәк.

Киләсе елда иминият пенсияләрен түләүгә 7,8 триллион сум бүлеп бирү планлаштырыла.


Фикер өстәү