Гомерне озайта, картаюга “аяк чала” торган чәй билгеле

Белгечләр әйтүенчә, гөлҗимеш (шиповник) чәеннән дә файдалырак чәй юк. С витаминына бик бай ул чөнки.
Гөлҗимештә флавоноидлар (күзәнәкләрнең җимерелүенә киртә куеп, картаюны акрынайта торган матдәләр) күп. Алар йөрәккә кан килүне яхшыртып, кан басымын төшерә. Моннан тыш, табиблар әйтүенчә, гөлҗимеш чәен даими кулланучы кешенең канында холестерин микъдары, бавырында май күзәнәкләре, шулай ук инсулин микъдары кими.
Гөлҗимеш эчке органнарның “гомерен” озайтуга сәләтле. Ул шулай ук тән тиресен картаюдан, тире күзәнәкләрен кояш нурларыннан саклый. Гөлҗимеш чәендәге каротиноид астаксантин дигән матдә картаюга “аяк чала”.


Фикер өстәү