Алсу белән Азат кыз көтәләр?!

Хәзер соңгы яңалыкларның һәммәсен инстаграмнан күзәтеп барырга мөмкин. Язылучылар җырчылар үзләре хәбәр иткәнче үк «көмәнле» дигән диагнозны үзләре куя хәзер. Зәмирә, Гүзәл, Ландыш белән дә шулайрак булды.

Ә Алсу белән Азат Фазлыевлар инстаграмда кызыклы пост урнаштыргач язылучылар, кабат «кызды».

Азат инстаграмда “Бездән кайсы хәбәрне ишетергә телисез?» дип сорау куйган да, җавапларны сайларга кушкан.

1) Тиздән концертлар башлана.
2) Яңа җырыбыз чыкты!
3) Алсу өченчегә бәби көтә! Тавыш бирәбез! — дип язган.

Кайсы җавап күбрәк тавыш җыйганны чамалыйсыздыр инде. Әле Азат бер басмага биргән әңгәмәдә кыз бала теләвен әйткән иде. Утсыз төтен булмый, кыскасы, көтәбез.


Фикер өстәү