Фермерлар акчаларны ник кире кайтара?

Быел Татарстандагы хуҗалыкларның кече формаларын үстерү өчен бюджеттан 2 млрд сум акча күчерелгән, шул исәптән, фермер һәм кооперативлар өчен – 1,2 млрд сум, шәхси хуҗалыкларга субсидия өчен – 500 миллионнан артык.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров дәүләттән ярдәм алган 1381 фермерның 30ы акчаны кире бюджетка кайтарырга мәҗбүр булуын хәбәр иткән иде. Әлегә алар белән тыныч кына сөйләшүләр алып барыла икән.

– Пандемия шартларында эшләүнең хәзерге кыенлыкларын аңлап, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантны куллану шартларын бозучыларга да хаталарын төзәтү мөмкинлеге бирә, фермерлардан йөкләмәләр ала, алар белән килешүләр төзи. Бары тик иң өметсезләргә карата гына акчаны кире кайтару буенча претензия эшләре алып барабыз, — диде Марат Җәббаров.

Грант акчаларын кире кайтаручылар 2 процентны гына тәшкил итә. Әлеге акчалар кире бюджетка кайтарылган, яки башкару кәгазьләре бар. Акчаны кире кайтаручылар, нигездә, 5 еллык эшчәнлеккә йөкләмә алып,  вакытыннан алда ябылганнар, гранттан файдалану турында хисап тапшырмаганнар һәм проектларын тормышка ашырмаганнар.

– Кызганыч, Биектау, Сарман, Азнакай, Тукай, Мөслим, Теләче, Тәтеш, Питрәч районнары фермерлары арасында мошенниклык очраклары да булды», — диде министр.

 

 


Фикер өстәү