Ялгышкан түрәләр күбрәк ачыкланган

Республикада ел башыннан бирле 81 дәүләт хезмәткәре коррупциягә каршы законны бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Татарстан Президенты каршындагы Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдергән. 

Салават Рәхимов әйтүенчә, быел COVID-19 пандемиясе аркасында дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан деклара­ция­ләр тапшыру вакыты 30 апрельдән 1 августка күчерелде. Декларацияләр буенча төгәлләштерелгән мәгълүматлар тапшыру вакыты 1 сентябрьдә төгәлләнгән. Хәзер исә түрәләрнең керемнәре, чыгымнары һәм мөлкәте буенча тапшырылган мәгълүматларны тикшерү башланган.

Баш киңәшче әйтүенчә, коронавирус пандемиясенә бәйле катлаулы вазгыять республикада коррупциягә каршы сәясәткә тискәре йогынты ясамаган. Киресенчә, бу эш нәтиҗәле һәм сыйфатлыракка гына әйләнгән. «Беренче нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин. Узган елда җавап­лылыкка тарту очраклары 35 процент тәшкил итсә, хәзер 97 очрактан 81 кешегә җавап бирергә туры килде инде. Ягъни тикшерүләр саны кимегән бер мәлдә җаваплылыкка тартылган түрәләр саны артты», – дигән ул.


Фикер өстәү