Васил Шәйхразиев: «Киләсе елны “Туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау елы” дип игълан итү бик вакытлы булды»

Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе:

– 2021 елны Татарстанда “Туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау елы” дип игълан итү бик вакытлы булды һәм ул бик кирәк иде. Республиканың төп байлыгы – аның территориясендә яшәүче 4 миллионга якын халык. Шул ук вакытта 173 милләт халкы бергә яши һәм республика алга барсын өчен үзеннән өлеш кертә. Безнең төбәк Россиядә әйдап баручыларның берсе. Монда иң мөһиме – ныклы нигез булу. Быел безнең өчен авыр ел булды. Халык соравы буенча, без милли бәйрәмнәрне он-лайн үткәрдек. Әлеге формат ярдәмендә бөтен матурлыкны читкә дә күрсәтә алдык. Бүген Юлламада Хөкүмәт, Халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессына бурычлар куелды. Якын арада эш планы проектын әзерләү бурычы бар. Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты аша һәр кешегә барып җитәргә кирәк. Барыбызга да алга карап эшләү сорады. 2021 елның 1 гыйнварында лаеклы старт бирербез дип уйлыйм.


Фикер өстәү