Төзекләндерелгән ишегалдын тәртиптә тоту бәясе артамы?

Интернетта «Уңайлы йорт» идарәче оешмасы «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларын тәртиптә тотар өчен бәяне күтәрергә җыена дигән хәбәр таралды.

Моңарчы бер квадрат метры 3,68 сум торса, хәзер аны 2 сумга артып, 5 сум 68 тиен булачак, дигән хәбәр килеп иреште. Бу чынлап та шулаймы? Президент программасы белән төзекләндерелгән ишегаллары өчен халыктан акча җыелачакмы?
Бу хәбәргә ачыклык кертер өчен «Уңайлы йорт» идарәче оешмасының генераль директоры Марат Нуриев белән элемтәгә кердек.
– Бәя арту дигәнне беренче ишетәм. Ишегалларын төзекләндерү өчен «Безнең ишегалды» программасы ярдәме белән 34 миллион сум акча бирелде. Тагын 7 миллион 500 меңне идарәче оешма кушты. Без хезмәт күрсәткән йортлар буенча җавап бирүче кеше безгә үзе тәкъдим белән чыкты. Халык ишегалдын карап тору өчен бәяне арттыруны үзе сорый. Бу хакта әле сөйләшү булмады. Йортларда яшәүчеләр белән җыелып сөйләшәчәкбез.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова:
– «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегаллары идарәче оешмага тапшырыла. Программа кысасында юллар төзекләндерелә, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелә, ял итү урыннары булдырыла. Аларны тәртиптә тоту – идарәче оешма өстендә. Моның өчен алар үзләре берничек тә бәя арттыра алмый. Йорт тирәләрен карап тору өчен түләүне милекчеләр җыелыш үткәреп үзләре хәл итә. Шунда идарәче оешма җитәкчелеге ни өчен тарифның артуын, акчаның нигә тотыласын аңлатып бирергә тиеш. Кабатлап әйтәм, төзекләндерелгән ишегалдын карап тору бик чыгымлы эш.


Фикер өстәү