Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров бүгеннән яңа вазыйфага күчә. Ул Башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бу хакта коллективка Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде. «Ринат Зиннур улы Закиров Бөтендөнья татар конгрессында Киңәшче булып калачак. Безнең алда Татарстан Президенты тарафыннан куелган зур бурычлар, планлаштырган эшләребез бар. Алга таба да кулга-кул тотынышып, бергә эшләячәкбез. Ринат Зиннур улы, үзенә лаеклы алмаш әзерләде,»- дип белдерде Милли Шура рәисе.


Фикер өстәү