Татарстанда ана белән баланың юл һәлакәтендә гомерләре өзелгән

Түбән Камадагы юл һәлакәтендә ана белән баланың гомере өзелгән. Алар икесе дә куркынычсызлык каешы белән эләктерелмәгән булганнар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Лада Гранта» машинасы белән идарә итүче 23 яшьлек хатын 3 яшьлек улын алдына утыртып руль артында барган булган. Ул йөк машинасы белән бәрелешкән һәм бала белән ана фаҗига урынында ук һәлак булганнар.


Фикер өстәү