Татарстанның халык артисты Венера Гәрәевага ярдәм кирәк

Татарстанның халык артисты Венера Хәсән кызы Гәрәевага ярдәм кирәк.

– Апабызның хәле яхшыдан түгел. Үзен йөртә алмый, гел ярдәм кирәк. Коронавирус белән авыртты да, шуннан савыга алмый. Тернәкләндерү курслары кирәк, – ди энесе Тимур.
Күп кенә җырчыларга белем биргән укытучының хәлен җиңеләйтү өчен һәркем үзеннән өлеш кертә ала.

Венера Хәсән кызы Гәрәева исемендәге Саклык банкы картасы 89173930206 номерына беркетелгән.


Фикер өстәү