Трамп ник салым түләмәгән?

Дөнья сәясәтендә тәхеткә теш-тырнагы белән ябышкан лидерлар чоры килде бит. Идарәгә бер менеп утырдылармы, алардан котылу бик кыен. Авторитар җәмгыятьләрдә генә түгел, үзен либерал һәм демократик дип санаган илләрдә дә «гомерлек идарә» җитәкчеләрнең яшәү фәлсәфәсенә әверелеп бара. Трамп, мәсәлән, сайлау нәтиҗәләре нинди булуга карамастан, дилбегәне тапшырырга җыенмавын игълан итеп өлгерде инде. Тәхеткә арт белән кубарып алмаслык итеп ябышу мөмкинлеге, бик теләгәндә, теләсә кайсы илдә, теләсә нинди сәяси системада табылырга мөмкин. Бөтен Америка хәзер Трамптан котылу юлларын эзли.

Менә бу соңгы көннәрдә Трампның арты чиста түгеллеген исбатларга тырышучы көчләр аның салым декларацияләрен казып чыгардылар. «Нью-Йорк таймс» газетасы хәзер шул досьены халыкка игълан итеп мәш килә. Трамп үзе сайлау алдыннан соңгы егерме елдагы салым декларацияләре белән таныштырырга вәгъдә бирсә дә, ул вәгъдәсен үтәмәү өчен бар көчен куйды. Эш шунда: үзен уңышлы бизнесмен һәм шоумен итеп таныткан кеше казнага салым түләмәгән диярлек. Ул тапканга караганда күбрәк тоткан, әҗәткә батып яшәүне тормыш рәвеше иткән, салым махинацияләре белән мавыккан. Америкада исә гадәт шундый: Ричард Никсон вакытыннан башлап, соңгы илле елда президентлар күпме салым түләүләре турында халыкка яшермичә игълан итәләр. Вакытында Никсонның 800 доллардан ким салым түләве халык нәфрәтенә һәм ачуына сәбәп булган иде. Менә шул салым декларацияләрен ачык игълан итү традициясен Трамп бозды, аны һаман да суза килде. Америка журналистлары һәм җәмәгатьчелеге исә бу фактка теш-тырнаклары белән ябыштылар. Һәм, ниһаять, үткән якшәмбедә Американың төп газеталарыннан берсе булган газета Трампның катнашыннан башка гына аның салым декларацияләрен бастыра башлады. Беренче мәгълүматлар ук Трампның сайланган елда (2016 ел) бары тик 750 доллар салым түләвен күрсәтә. Ә аңарчы ун ел дәвамында АКШ казнасы Трамптан бер цент та акча ала алмаган, имеш, чөнки аның бизнес-империясе хроник рәвештә табышсыз булган. Декларацияләрендә олигарх үз компанияләренең бер елга йөз миллионлаган доллар акча эшләвен күрсәтә, әмма ул акча бик тиз сарыф итеп бетерелә, казнага бирерлек берни дә калдырылмый. Хәзерге вакытта гамәлдәге президент муенында 300 миллион долларлык әҗәт эленеп тора һәм аның түләү вакыты алдагы дүрт елда икән. Трамп шоу-бизнеста да бик күп акча эшләгән, әмма акчаны күчемсез милек сатып алуга һәм башка кирәк-яракларга тотып бетереп барырга гадәтләнгән. Бары тик 2005 – 2008 елларда гына олигарх байтак салым түләгән, әмма хөкүмәтнең антикризис программасыннан оста файдаланып, түләгән салымнарын арттырып кире кайтарып алган. Америка хакимиятләре аның бу шома алымын төшенеп алып, акчаны кире кайтарып бирүне таләп итсәләр дә, Трамп әлегә кадәр салым оешмалары белән тарткалаша, миллионнарны кайтармый, ди. Моннан тыш та Трампның караңгы эшләре байтак. Чит илләр акчасы (арада Россия миллионнары да бар) белән бәйле җәнҗаллар да бер куба, бер тына. Америка газетасы хәзер менә шул миллионнар турында серне сериал итеп бастыра башлады.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү