Авылым горурлыгы

1925 елның 25 августында Зур Бирәзә  авылында яшәүче Газизә белән Шәфыйк гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килгән ул. Кияргә кием, ашарга ризык булмаганлыктан, тамаклары шешеп, үпкәләренә салкын тиеп, Шәфыйковлар гаиләсенең алты баласы үлә. Аларның иң олысына 12 яшь кенә була.  Бары тик Шәрифҗан исемле малайлары гына исән кала. 1937 елда гаилә башлыгы Шәфыйк ага да мәңгелек йортка күчә.

Туган авылында нибары 1 нче сыйныфны  тәмамлый. Бик башлы, белемле малай булганлыктан аны, 2 һәм 3 нче сыйныфны укытып тормыйча, 4 нче сыйныфка күчерәләр. Башлангыч мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлый.

1942 елның декабрь аенда 17 яшендә армиягә китә. Ерак Көнчыгышта  хезмәт итә. 3 ай хезмәт иткәч,  сугышка җибәрүләрен үтенеп рапорт яза, ләкин 1 тапкыр язуда гына аны сугышка алмагач, ул яңадан язып бирә. Бервакыт штабка комиссиягә чакыралар. Комиссия аның сугышка барачагын хәбәр итә. Комиссиядәгеләр: «Ни өчен барасың?» – дип сорагач, «Илне сакларга!» – дип җавап бирә.

Ржев, Новель, Оргия – Витебск юнәлеше буенча барганда нинди генә күренешләргә тап булмый ул. Авыллар җир белән тигезләшкән, өйләрнең морҗалары гына калган, агачларның кара көйгән кәүсәләре генә басып тора…

Великие Луки, Ржев, Невель, Орше, Минск шәһәрләренә барып җитәләр. Минск азат ителгәннән соң, Балтыйк буе республикаларына таба китәләр. Латвия, Литва, Эстония, Белоруссияне  дошманнардан  азат итәләр. 3 тәүлек сугышалар. Аларны яр кырыена китереп кысалар, кораллары күп булу сәбәпле, чигенмиләр. Су кырыеннан ерак түгел Алетус дигән зур шәһәр була. Шул шәһәрне немецлардан азат итәләр. Шәһәрне алганнан соң, немецлар яңадан бәреп кермәсен өчен 1 атна сугышалар. Коралны ташлап китәргә ярамаган, ләкин алар куркып калмаганнар, һәрвакыт һөҗүмгә әзер булганнар. Күп танклар килеп, яңадан һөҗүм башланган. Каунас өчен барган сугышта Шәрифҗан Шәфыйков бик нык яралана. Кукмараның Зиннур исемле татар егете белән командир аның ярасын кысып бәйләп  куялар. 2 кул, баш, күкрәк, эчәкләре өзелеп беткән була.  Шуышып, яңадан чыгып китә. Командир: «Сине коткарырлар», – дип, санитар частька җибәрә. «Уң кулда әле дә осколкалар бар, кул күтәрелми», – ди Шәрифҗан абый. Носилка белән алып китеп, кыр медпунктында беренче ярдәм күрсәтәләр. Операция ясап, осколкаларын алып, эчәкләрен тегәләр. Шуннан соң исән-сау кала. Носилка белән 17 көн селкетмичә, ашатмыйча яткыралар, чөнки аңа ашарга да, селкенергә дә ярамаган була. Полевой санбатта 1 ай яткыралар. Аннан соң аны Смоленскига, Мәскәүгә җибәрәләр.  Шәрифҗан абыйга йөрергә ярамаган була, авыр яралы булгач, Мәскәү аны кабул итми, Ташкентка җибәрә. Анда 1 ел ята. Бераз хәле яхшыргач, яңадан фронтка китә. 2 нче Белоруссия фронтына барып, зур артиллериягә эләгә. Шуннан соң, аларны Германиягә, Берлинга алып китәләр. Берлинга барганда, командир сугыш беткәнлеге турында хәбәр итә. Шуннан соң тагын 6 ай Германиядә хезмәт итә дә, Россиягә кайтаралар. Шунда хәрби хезмәтен тулысынча тәмамлап, 7 ел 6 айдан соң демобилизацияләнеп, өенә кайта.

Хәрби хезмәттән кайткач, Шәрифҗан абый төзүче һөнәрен сайлый. УРСЖ  дип аталган оешмада чирек гасыр буе төзелеш мастеры, берничә ел пекарняда технолог, сельпода завхоз, Янгын сүндерү бүлеге инструкторы, лаеклы ялга чыкканнан соң 5 ел колхозда эшче булып хезмәт куйган. Тормыш иптәше Маһирә апа белән 5 бала – 2кыз, 3 малай  үстереп, ныклы тәрбия биргәннәр. Маһирә апа вафатыннан соң, Шәрифҗан ага кызы Наилә апа тәрбиясендә  Зур Бирәзә авылында гомер кичерә.

Язмам азагында, Шәрифҗан агага Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм  үзенең гомер бәйрәме – олы юбилеен тыныч, бәрәкәтле, мул  тормышта, сәламәтлек белән үз аякларында йөреп  каршы алырга язсын дигән теләктә калам.

Авылдагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфыйков Шәрифҗан ага сөйләгәннәрне Зур Бирәзә авылы китапханәчесе


Фикер өстәү