Севастополь губернаторы Михаил Развозжаев үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә “ТАСС”.
“Дошман мәдәни мирас объектына, Герой-шәһәрнең төп символларыннан берсенә һөҗүм итте. Хәлләр чиктән тыш катлаулы: Франц Рубо шедеврының асылда юк ителүе инде хәзер үк билгеле”, – дип язган ул.
Биредә Севастопольнең коткару хезмәтеннән һәм МЧСтан 83 кеше, 22 берәмлек техника эшләвен дәвам итә. Янгынга 4нче ранг бирелгән.
Әлеге бинага 1942 елның 25 июнендә немец илбасарларының артиллерия утыннан өлешчә зыян килеп, янган булган. Сугыштан соң бинаның күчермәсе булдырылган. Развозжаев панорма бинасын бу юлы да торгызырга вәгъдә иткән. “ТАСС”ка төбәк хакимиятенненнән хәбәр ителгәнчә, панорма бинасына төнге һөҗүмдә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Белешмә: “1854–1855 елларда Севастопольне саклау” панормасы – 1853-1856 елларда Кырым сугышы чорында Севастопольне беренче тапкыр саклауга багышланган музей-панорама. Шәһәрне каһарманнарча саклау һәм азат итү буенча бу гаять зур музей-панорма – рәссам-баталист Франц Алексеевич Рубоның иҗат җимеше. Аны ул Россия хөкүмәтенең рәсми заказ буенча 1901 елда Севастопольне каһарманнарча саклауның 50 еллыгына эшләгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез