Рөстәм Миңнеханов «Чайка» теплоходында елга буйлап сәяхәт кылды

Рөстәм Миңнеханов сыекландырылган табигый газга көйләнгән «Чайка» теплоходында Казансу елгасы буйлап сәяхәт итте. Аны проектны эшләүчеләр белән бергә Премьер-министр Алексей Песошин озата йөрде.

Теплоход Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән. Аны  августта  тантаналы рәвештә суга төшергәннәр иде.   Яңа  судно 176 кешене  сыйдыра ала. «Чайка»  заманча җиһазландырылган, елга транспортында пассажирлар ташу куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә.

Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, сыекландырылган табигый газны теплоходта ягулык сыйфатында куллану өчен 6,7 куб. метр күләмендә 2 криоген бак урнаштырылган. Теплоходны тәкъдим иткәннән соң Президент төзүчеләр белән аралашты, аларга  әлеге проект өчен рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Чайка»ны булдыру – табигый газны төрле транспорт чараларында мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтүдә мөһим адым. Кайбер белгечләр республика бүләкләренә лаек булды. Алга таба әлеге кораб Казан – Зөя маршруты буенча экскурсия сәфәрләре өчен файдалануга тапшырылачак.


Фикер өстәү