Галимнәр Covid-19 вирусын тагын да куркынычрак итә торган мутация төрен ачыклаган

Коронавирус инфекциясенең куркыныч мутациясе ачыкланган, ул аны сәламәтлек өчен тагын да куркынычрак итә. Бу хакта Fox Newsта дөнья күргән Британия галимнәренең тикшеренүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Коронавирусның аксым шиплары организмга җиңелрәк үтеп керү өчен, ун төрле формага керә ала.

Фрэнсис Крик институты белгечләре тикшеренү үткәргән һәм Covid-19 шипларының үзгәрүен һәм артык ябышучан булуын ачыклаган.

«Гриппның да, ВИЧның да үтеп керүенең мондый катлаулы механизмы юк», — дип хәбәр итәләр белгечләр.

Аларның мәгълүматлары буенча, лаборатор шартларда аксым шиплары бик тиз үзгәргән — аларга моның өчен нибары 60 секунд кирәк булган. Шуңа да карамастан, чынлыкта коронавируска таралу өчен вакыт күбрәк кирәк булачак.

Вирусны антитәнчекләр танымасын өчен, ул трансформацияләнә, дип саный белгечләр.


Фикер өстәү