Россиядә гомер озынлыгы 4,5 елга арткан

Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче россиялеләр саны 2009 елдан бирле 2,5 тапкыр арткан һәм 60 миллионга якын кеше тәшкил иткән. Шуның нәтиҗәсе буларак, илдә гомер озынлыгы да арта. Россия Президенты Владимир Путин Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында шулай дип белдергән.

– Россиядә 2009 елдан 2019 елга кадәр уртача гомер озынлыгы 4,5 елга артты. Бу – яхшы күрсәткеч, – дип искәртте Президент.

Путин Covid-19 пандемиясенең илдә спортны үстерүгә тискәре йогынты ясавын искәрткән. Спорт объектлары ябылуның аяныч нәтиҗәләрен профессиональ атлетлар да, гади гражданнар да сизгән. Россия Президенты вирус эпидемияләре таралу куркынычы янаганда күнекмәләр процессын саклап калырга ярдәм итә торган чаралар комплексы булдырырга кушкан. Владимир Путин сүзләренчә, яңа стратегиядә мәктәпләр, югары уку йортларында, шулай ук россиялеләрнең эш һәм яшәү урыннарында спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле инфраструктура булдыруга да басым ясарга кирәк.


Фикер өстәү