72 яшьлек балыкчы Зәлидә Агеева: «Балык тотканда авыруларым онытылып тора»

Яшел Үзән районының Панау авылында гомер итүче Зәлидә апа кечкенәдән балык тотарга яраткан. Әтисе Гөбенә буендагы умарталыкта сакчы булып торган.
– Без әти янында яшәдек тә әле. Табигать балалары идек. Хәзер дә Гөбенә буе үзенә тартып тора. Вак балыклар күп эләгә миңа. Олысын тоткан юк. Бер тапкыр сазан эләккән иде, тартып чыгара алмадым, – ди ул.

 


Зәлидә апа – күрше Татар Танае кызы. Яшьлектә рус егетен ошатып, аңа кияүгә чыга. Евгений белән озак яшиләр. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Ул чакта башка милләт кешесенә чыкканына әти-әнисе каршы килсә дә, тора-бара килешәләр.
– Кайчак үзем дә уйлап куям инде. Дөрес эшләдемме икән дим. Үкенеп бер нишләп булмый. Яшьлектә кеше сүзе керәмени ул?! Шөкер, начар яшәмәдек. Авылдашлар русчалатып Зоя дип кенә йөрттеләр. Бу авылга килгәнгә дә 50 ел була инде. Ирем 2013 елда вафат булды. Шуннан бирле кызым белән яшим, – ди Зәлидә апа.
Балык тотарга яратса да, өй эшләрен ташлап, су буена йөгерми. Иң элек йортын тәртиптә тота, бакчасында эшли. Күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш утырта икән. Ир кеше булмагач, ватылган әйберләрне үзе төзәтеп куя. Кирәк икән, баганасын утырта, коймасын тота. Буш вакыт булса, кармагын алып, этен ияртеп, балыкка китә икән.
– Иртәнге биштән көндезге унбергә кадәр балык эләгә. Тик соңгы вакытта тотып булмый. Балыклар кимеде, әнә шуңа эч поша. Кая китеп бетте икән алар? – ди ул. – Безнең якта карп, җәен, алабуга балыгы күп. Аларны тотып кайтам да, кыздырып ашыйбыз. Балыкка җәяү йөрим. Гомерем буе терлекчелеккә эшләдем. Аяклар-куллар сызлый. Әнә шул авыруларны онытып торыйм, дип тә балыкка китәм инде. Җәйләрен бигрәк рәхәт. Сандугачлар сайрый, әллә нинди күз күрмәгән кошлар очрый. Хозурланып тик утырам. Шул вакытта балык та эләксә, дөньям түгәрәкләнә. Су буенда минем күңелем ял итә. Кире яшьлегеңә кайтсаң, дисеңме? Юк, кайтмас идем. Артка борылып карыйсым килми. Буласы булган, күлмәкләр тузган. Матур тормыш юлы үттем. Тормышымнан канәгатьмен. Авылымны бик яратам. Казанга соңгы тапкыр кызым мәктәптә укыганда форма алырга барган идек. Аңа хәзер 48 инде. Үз ягымда, үз җиремдә бик рәхәт.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү