Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусының яңарачагын әйтте

Татарстан Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» сәяси партиясеннән, гомумән, республикадан киң вәкиллекне саклап калырга ниятли.

Россия парламентының түбән палатасына булачак сайлау уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин әнә шундый фикер җиткерде.
Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат эшли. Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусының яңарачагын да кире какмый. «Мондый хәл, һичшиксез, булачак. Депутатларның активлыгы төрлечә.
Кемдер – сәяси өлкәдә, кемдер үз округы сайлаучылары белән күбрәк эшли», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты башлыгы әйтүенчә, башка партия вәкилләре дә Дума сайлаулары белән кызыксына һәм моны исәпкә алмый мөмкин түгел. «Кандидатларны сайлауга, аларга ярдәм итүгә һәм аларның халыкка, республика сайлаучыларына үз позицияләрен ничек аңлатуына игътибар итәргә кирәк.
Әлбәттә, төп сүзне сайлаучылар, республика халкы әйтәчәк. Әмма без илнең закон чыгаручысы дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәләләрдә республиканың мәнфәгатьләрен бергәләп яклар өчен мөмкин булганча күбрәк урынга дәгъва кыларга ниятлибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Думасына сайлауда «Бердәм Россия»дән кандидатларның җитди рәвештә яңарачагы турында «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев та әйткән иде.


Фикер өстәү