Депрессиядән дәваланган кеше: «Бу вакытларны котым чыгып искә төшерәм»

Соңгы арада сәламәтлек турында күбрәк сөйләшә башладык. Кадере артты. Тән саулыгыннан битәр акыл һәм җанның зәгыйфь булмавы да әһәмиятле. 

Бөтендөнья психик сәламәтлек көненең төп бурычларының берсе булып кешедәге депрессив тайпылышлар, шизофрения, Альцгеймер авыруы, наркотикларга бәйлелек, эпилепсия, акыл зәгыйфьлеге таралуны киметү тора. Коронавируслы вазгыятьтә бу чирләр белән авыручылар тагын да артып китмәгәе дип чаң суга белгечләр. Агрессия, начар яңалыклар йогынтысы, билгесезлек азмы-күпме кешене эчтән дә кимерә бит.

Психик чирләре булган кешеләр аны-моны белдермәскә, яшерергә дә мөмкин. Күпләрдә киң җәмәгатьчелеккә чыгарып, оятка калам дигән фикер яши. Аннан, психик тайпылышларны, бигрәк тә депрессия кебек чирне чиргә санамау да бар. Безнең әңгәмәдәшләребез дә шундыйлардан. Ягъни үз чирләрен кайчандыр җиңгәннәр, әмма авырып терелүләрен яшереп яшәүне кулайрак күрүчеләр.

– Кәефебез төшәме, миндә депрессия дибез. Башымнан кичкән кеше буларак әйтәм – бу кәефсезләнү генә түгел, – ди Алсу (исемен үзгәртүне сорады). – Әйләнә-тирәдәге дөньям соры төсләрдән генә торган кебек булды. Бернәрсә дә сөенеч китерми иде миңа, хәер, кайгыга да салмады, барысы да бертөрле соры һәм бертөрле дә түгел иде. Депрессия кинәт кенә килеп чыкмый, шуңа күрә аны иртә стадияләрдә ачыклау бик катлаулы. Озак вакыт терапия алдым, дарулар кулландым. Хәзер мин бу вакытларны котым чыгып искә төшерәм.

Алсу психик чирләрне оят дип санамый һәм сырхау белән очрашкан кешенең үзенә дә, аның янәшәдәгеләргә дә моңа җитди карарга өнди. «Тормышта мондый хәлләр була. Депрессия һәм паникага бирелү – ул безнең организмга ярдәм кирәк дигән билге. Бу – чын авырулар һәм игътибарсыз калдыру хәлнең начараюына китерә», – ди ул.

21 яшьлек А. шизофрениядән интеккән. «Университетта укып йөргән, имтиханнарга әзерләнгән чагым. Шул вакытта психик сәламәтлегем белән проблемалар башланды. Үземне ялгыз итеп тойдым. Тормышка яраксыз, кешеләргә кирәксезмен дигән уй керде башка», – дип уртаклашты ул. Ике мәртәбә нерв өзлегүе кичергән әңгәмәдәшебез. Озак вакыт белгечләрдән психологик ярдәм, дарулар белән генә элеккеге тормышка кайткан.

Уфада 14 ел буе невролог булып эшләүче Гөлназ Таюпова Альцгеймер авыруыннан интегүчеләр белән еш очраша.

– Гади тел белән әйтсәк, бу – интеллектның түбәнәюе, ягъни акыл зәгыйфьлеге. Бу чирдән күбрәк өлкән яшьтәгеләр интегә. Аны XXI гасыр чумасы дип тә әйтергә мөмкин. Тикшерүләр коточкыч саннар китерә. Күпләр әлеге авыруны тикшертү өчен белгечләргә күренми, өлкәнрәкләр исә шулай кирәк, картлык галәмәтедер дип кабул итә. Ничек кенә гади яңгырамасын, тиешле күләмдә йокы, физик күнегүләр, физик эш, кан басымын, холестеринны тикшертеп тору чирне булдырмый калуда ярдәм итәчәк, – диде белгеч.

КИҢӘШ 

Табиблар һәм белгечләр кешегә тормыш итү дәвамында психик тайпылышлардан саклый торган гади таләпләрне үтәргә өнди.

  •  Фикерләү рәвеше оптимистик рухта булсын. Оптимистларның яралары тизрәк төзәлә.
  • Сугыш, җинаять һәм табигый катаклизмнар темасына тапшырулар карауны киметегез.
  • Ел фасылларының алмашуын күзәтеп, һәр мизгелнең нинди гүзәл булуын аңлагыз.
  •   Кызыклы һәм позитив карашлы кешеләр белән аралашыгыз. Андыйлар әйләнә-тирәдәгеләргә уңай энергия тарата.
  • Тискәре хис-кичерешләрне яшерү һәм үз-үзеңә бикләнү зарарлы. Шуңа да күңел түрендә җыелган үпкәләрне, аңлашылмаучанлыкларны вакытында җибәрергә өйрәнегез.
  • Истә тотыгыз: тормышка, әйләнә-тирәдәгеләргә нәфрәт, ярсу уяну организмда психик тайпылышларның барлыкка килүенә бер билге булып тора. Бу очракта табиб, белгечләргә мөрәҗәгать итүдән оялмаска кирәк.

САН

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 1 миллиардка якын кешедә психик тайпылышлар бар. Ел саен 3 миллион кеше алкоголь куллану нәтиҗәсендә үлә һәм һәр 40 секунд саен 1 кеше үз-үзенә кул сала. Психик авырулар арасында беренче урында депрессия тора.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы саннарына ышансаң, 2019 ел нәтиҗәләре буенча психик авырулар иң күп таралган урын булып Чукотка танылган. Антирейтингның икенче урынында – Алтай. Биредә 100 мең кешегә 6,6 мең психик авыру очрагы исәпләнә. Барлыгы илдә 2019 ел ахырына психик авырулары булган 5,8 млн кеше теркәлгән.

Tvil.ru сервисы сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстан Россиянең психик сәламәтлекне ныгыту өчен иң яхшы 10 төбәге исемлегенә кергән. 1,96 процент тавыш җыеп, республика исемлекнең 8 урынын били.

Чулпан Гарифуллина


Депрессиядән дәваланган кеше: «Бу вакытларны котым чыгып искә төшерәм»” язмасына фикерләр

  1. Татарстанда психик авырулар интернаты — коточкыч. Алдынгы урында булгач әзрәк чит илләрдәгечә итеп, авыруларга кешегә караган шикелле карарга кирәк.

Җавап Отменить ответ