Кунакка дип килгән җирдән кияүгә чыгып калган Әнвәрия Жданова: «Яшь чак ничек тә үтә, олыгайгач бәхетең булсын икән»

Башкортстанның Стәрлебаш районында яшәгән Әнвәрия Жданова Казанга кунакка килә дә кире китми. Гомер иткән ире үлеменнән соң, кая барып бәрелергә белмәгән вакыты була ич. Бераз күңеле күтәрелсен дип, Лаеш районында яшәүче дусты Казанга чакыра. Әнвәрия апа шәһәрне күреп гашыйк була.

– Бер авыл апае идем мин. Ишегалды тутырып мал асрадык. 12 сыерыбыз гына бар иде. 8 ана казыбызны утыртып, әллә никадәр бәбкә чыгара идек. Җәйгә 1 меңләп чеби үстердек. 12 сутый җирдә кыярлар утырттык. Бер тик тормадык. Ирем тырыш булды. Эштән курыкмады. Аңа карап мин дә калышмадым. Юкса дүрт энем янында мин бер иркә кош булып кына яшәгән идем. Тормыш барысына да өйрәтте, – дип искә ала Әнвәрия ханым. – Ирем үлгәндә улымның да, кызымның да үз тормышы иде. Аларның мине бер дә ялгыз тотасы килмәде. Сез парлы булсагыз, безгә тыныч дип әйтәләр иде. Әллә шуларның сүзе тәэсир итте, Казанга килеп эшкә урнашкач, мин үз тиңемне таптым.
Әнвәрия ханым башта үзенә вакытлыча яшәп торырга фатир таба. Аннары эшкә керә. Әле ул чакта, тагын кияүгә чыгармын, дип уйлап та карамый. Бер ир-атның, хатыным үлде, берәр кеше белән танышыр идем, дигән сүзләре аны әллә ниш­ләтә. Өйләнергә уйлаган ир-атның теләге: татар хатыны булсын, эчмәсен-тартмасын, ашарга пешерә белсен. Тыныч кеше
булсын!


Сөйләшеп китәләр. Алты айлап очрашалар. Нәкъ егет белән кыз кебек. Җитәкләшеп шәһәр буйлап еш йөриләр. Берсендә Гали тәкъдим ясый. Ул көннән инде алты ел вакыт узып киткән.
– Баштарак очрашуга да куркып кына ризалык биргән идем. Фатирына да шикләнебрәк, нинди кеше булыр дип уйлап күчендем. Шөкер, Гали бик яхшы булып чыкты. Бик кешелекле. Өйдә – тынычлык. Ярты тавыш белән генә сөйләшәбез. Балаларым янына да кайтып киләм, алар да еш килеп тора. Әле менә пенсия­дә булсам да, эшләп йөрим. Дәрт- дәрман, саулык барда тик утырасы килми. Өйдә өч көн ял итеп торсам, миңа нидер җитми төсле. Кешеләрне яратам, аралашасым, ярдәм итәсем килә, – ди Әнвәрия ханым.
Гали абый – 85 яшьтә. Гомере буе тәртип белән яшәгән кеше. Иртән-кич йөреп керә, вакытында ашый, тиешле күләмдә су эчә.
– Яшь чак ничек тә үтә, олыгайгач бәхетең булсын икән, – ди Әнвәрия ханым. – Бүгенге тормышыма шөкер итәм. Тормышта бөтен нәрсә кешенең яшәү рәвешеннән, күңел халәтеннән тора. Җаныңа рәхәт икән, күңел картаймый.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү