Келәш байлары авылга кайткан: Себергә сөрелгән татар байлары нәселе ничек яши?

Туган авылым Келәштә мин белә-белгәннән дүрт йорт тора. Аларның аскы каты – кирпечтән, ә өскесе юан-юан бүрә­нәләрдән эшләнгән. Без кечкенә чакта алар мәктәп, кибет, идарә йорты, балалар бакчасы булып хезмәт иттеләр. Данлык­лы җитәкчебез Ибраһим Вәли улы Садыйков ул вакытлар өчен затлы булган кирпечтән икешәр катлы идарә йорты, кибет, мәктәп, мәдәният йорты салдыргач, бу йортларның кирәге дә калмады. Тора-бара ташландыкка әйләнделәр.

Балалар бакчасына йөргәндә, киң бас­маларга басып икенче катка күтәрелгәндә, каян килгән икән бу өй безнең авылга дип, уйга да кереп карамаган. Үсә төшкәч кызыксына башладык үзе тагы. Колакка, алар ниндидер байлар йортлары, дигән сүзләр ишетелде. Өлкән кешеләр аларның кем икәнен дә белгәннәрдер, әлбәттә. Әмма без сорамагач, алар сөйләмәгәннәр. Сер капчыгы бер Сабантуйда ачылды. Авылга, Камалетдин бай оныклары кайткан, дигән хәбәр таралды. Менә бер төркем кунакны Сабантуй мәйданына чакырдылар. Алар арасында кемнәр генә юк: Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, табиб, юрист, язучы… Камалетдин бай нәселеннән чыккан шәхесләр булып чыкты бу кунаклар. Ә безнең кебек бала-чаганы кызыктырган балалар бакчасы басмаларын Камалетдин бай ясаткан икән. Беренче катта кухня урнашса, чәй, шикәр, көндәлек кирәк-ярак белән сату итсәләр, өске катта иркен кунак бүлмәләре, йокы, ял бүлмәләрендә тормыш-көнкүрешләре булган. Бу йортлар үз көчләре белән булдырылган, кирпечләрен үзләре сугып, кыздырып ясаганнар. Өч бертуган Сабирҗан бай, Габсаттар бай, Камалетдин байга өй торгызып, чират Җиһаншага җиткәндә, тормышлар үзгәреп китә. Ачы язмыш җилләре бу гаиләләрне нигезләре, нәселләре белән пыран-заран китерә…
1931 елда Чиләбе якларына сөрелгән гаилә әгъзалары озын юллар, еллар үтеп кенә туган авылларын күрү бәхетенә ирештеләр. 8 яшендә авылдан чыгып киткән Хәнифә кызчык туган иленә әби булып аяк басты.
Гомере буе сагынып, гомере буена, ни өчен, дигән сорауга җавап эзли Хәнифә әби. «Авылдан чыгып киткән көнне соңгы сулышыма кадәр онытасым юк», – ди ул. Әбисе Газизәнең башындагы шәлен, бердәнбер толыбына кадәр «торг»та сатканнарын да хәтерли әбекәй. «…Авылдан 6 җигүле ат чыгып киттек: Касыйм абыйлар, Хәйрулла абыйлар, калганнарын хәтерләмим. Аерылышканда әнием белән Бибихан әбиемнең кочаклашып елаганнары, ана белән кызның күз яше урынына кан түккәннәре әле дә күз алдымда. Алар бүтән күрешмәделәр. Безне мылтыклы бер ир кеше озата барды. Сеңлем юл буе, ашыйсым, эчәсем килә, дип елап барды. Ул баланың ачы күз яшьләре кемнәргә Аллаһының каһәре булып төште икән?!
Безне Монастырский дигән авылга китерделәр. Анда ике көн кундык, безнең кебек гөнаһсыз бәндәләр күп иде, кем ничек урын тапты, шулай урнашты. 3 нче көнне сак астында пристаньга китерделәр. Анда ике пароход тора иде. Пароход эчендә басып торырга да урын юк, Сембергә кадәр ничек кирәк шулай барып җиттек. Анда товар вагонына төяп, Урал ягына алып китте­ләр. Вагонда кысан, су юк, һава җитми. Бара торгач, халыкның ашар ризыклары бетте, ач балалар елашалар… Конвоирлар вагон ишеген ачып, мылтык белән куркыталар. Бер атна шулай баргач, ниһаять, поезд бер станциягә туктады. Халыкны Ново-Туково дигән бистәгә китереп, баракларга урнаш­тырдылар. Баракның түшәме бар, түбәсе ябылмаган, җир идән, дүрт рәт сәке тезелеп киткән. Безгә – сигез җанга 4 метр урын бирделәр. Баракның ике башында мич. Ягар утының булса, чиратың җитсә, чәй кайната аласың. Ипине барак старшие алып кайтып бүлә. Кешеләр ачлыктан интекте, икешәр көн ипи китермәгән чаклар була иде…»
Хәнифә әбинең хатирәләрен тет­рәнүсез укып булмый. Кешеләргә карата шулкадәр мәрхәмәтсезлек каян килде икән?! Хәлсезләнеп авырып ятканнарны да, аягыннан сөйрәп төшереп, эшкә куганнар, ач халыкны 9-10 чакрым җәяү йөрткәннәр. 12шәр сәгать кәйлә белән эшләгәннән соң да совхоз кырына нормада каралган 200 кв метр чирәм җирне казырга куганнар. Норма тулмыйча баракка кайтармаганнар. Күп­ләр авыр хезмәткә, ачлыкка түзә алмыйча, юлда үлеп калган. Мәетләрне утын кебек төяп, чокырларга илтеп бушатканнар. Соңыннан шунда 12шәр катлы йортлар төзегәннәр. Халык арасында тиф, дизентерея, бизгәк авырулары таралган.
Ач үлемнән аларның гаиләсен әтиләре коткарып кала. Чирәм җир казырга баргач, ул казахлар белән таныша. Алар аңа бодай көрпәсе бирәләр. Газизә әби шул көрпәне төнлә баш очына салып йоклаган, үтә сакчыллык күрсәткән. Көрпәдән аш пешергәч, балаларга әз-әзләп кенә ашаткан, күп ашасагыз, эчегез авыртыр, дигән.
Тырыш кеше монда да тырышлыгы бе­лән тормышын җиңеләйткән. Землянка казып, гаиләсен шунда алып чыга Солтангә­рәй Мансуров, барак тормышыннан коткара.
Язмыш, бу сабыйлар болай да күпне күргән дип тормый, 15, 6 һәм 3 яшьлек балаларын калдырып, әниләре үлеп китә. Бер эштән дә курыкмый Хәнифә апа, соңрак үзләре кебек туган җиреннән сөрелгән Әсхәт Сафиуллин белән никахыннан туган балаларны да эшкә өйрәтеп үстерә.
«Менә шундый мин, Татарстанның Тәтеш районы, Келәш авылындагы Камалетдин байның Солтангәрәй исемле улының олы кызы Хәнифә. Тамырларыбызны корытырга дип туган илебездән сөрелсәк тә, тирән һәм нык тамырлы булып чыктык. Бабабыз кебек эшчән, тырыш, үҗәт, намуслы, игелекле булганга, Аллаһы Тәгалә безне яр­дәменнән ташламады. Үзебез генә түгел, балаларыбыз да, шөкер, сынатмадылар. Бабайдан килгән тамырлар тирәнәя һәм юаная гына баралар. Әнинең бөтен туганнары да, аларның балалары да шундыйлар. Язмыш ничек кенә сындырырга теләсә дә, ач-ялангач булсак та, тырышлыгыбыз, эш сөючәнлегебез белән бирешмәдек, исән калдык. Заманында «кулак» дип йөртелсәк тә, Магнитогорск шәһәрендә «куркуль» булдык. Үзәк спецпоселокны халык арасында «куркульләр поселогы» дип йөртәләр. Чөнки анда йортлар берсеннән-берсе зур, иркен ишегалды тулы мал-туар, ә хуҗалары берсеннән-берсе тырыш. Эшли белгән кеше ­дөньяның кайсы почмагында да югалмый, кеше булып кала. Бер эштән дә чирканмадык, авыл кешеләре гел авылча яшәдек. Нинди генә нужа күрсәк тә, тормыш итәргә тырыштык, тырмаштык, ләкин җидебез дә исән калдык».
Менә шундый язмыш. Ә Хәнифә әбинең «ни өчен» дигән соравына җавап таптым кебек мин: ил авыр эшләрне Камалетдин, Сабирҗан бай кебек тырыш кешеләр бер дигән итеп башкарыр дип, иң авыр, иң ерак почмак­ларга алар кебекләрне җибәргән. Тик кешелеклелек кануннары гына җиргә салып тапталган. Шул төер һич кенә дә юкка чыкмый, буыннан-буынга яши бирә.
Гөлчәчәк ГАЛИМОВА.
Тәтеш районы, Келәш авылы


Фикер өстәү