Роспотребнадзор рөхсәтсез эшләүче кичке клуб һәм дискотекаларга йөрүләрдән тыелып торырга киңәш итә

Коронавирус йоктыручыларның яше “яшәрә”. Аны йоктыручыларның 30%ы – 18-39 яшьлекләр.
– Яшьләрнең күбесе кичке клуб һәм дискотекаларга йөрүен яшерми. Республикада әлегә кадәр аларны ачарга рөхсәт булмаса да, димәк, алар шыпырт кына эшен дәвам итә. Тикшерүләр булачак. Ә анда йөрүчеләр үзләре үк саклык чараларын кулланмауны яшермиләр. Саклык ул – битлек кию генә түгел. Социаль дистанция, кулларны юып йөрү, һич югы антисептиклар куллану кирәк, ди Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.


Фикер өстәү