Бүген — авыл хатын-кызлары көне: аларга кыскартылган эш көне һәм өстәмә түләүләр каралган

Авыл хатын-кызлары өчен закон нигезендә кыскартылган эш көне (1 сәгатькә, атнасына күп дигәндә 36 сәгатькә) билгеләнгән.

Салада яшәүче 25 яшькә кадәрге аналар беренче баласы тугач дәүләттән өстәмә ярдәм буларак – 50 мең сум, ә инде 29 яшькә кадәрге аналар өченче һәм аннан соңгы баласын тапкач – 100 мең сум акча ала. Бу акча авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче ханымнарга түләнелә.

15 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, быел Татарстан авылларында беренче баласын дөньяга китергән – 1584, өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан 344 анага шушы акча бирелгән инде. Әлеге программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле республиканың авыл җирлекләрендә тәүге нарасые дөньяга аваз салган – 5201 һәм өченче баласын тудырган 1050 ханым әлеге түләүләрне алуга ирешкән.


Фикер өстәү