Бер тәүлектә 4 миллион сум акчадан коры калганнар

Татарстанда бер көн эчендә җиде алдау очрагын теркәлгән. Шуның аркасында республикада берничә кеше барлыгы 4 миллион сум чамасы акча югалткан.

Мошенниклар аларны илебезнең төрле почмакларында теркәлгән телефоннары ярдәмендә акчаларыннан мәхрүм иткән. Әйтик, Казанда яшәүче бер пенсионер хатын-кыз телефон аша шалтыратып әйтелгән счетка банкомат аша 253 мең сум саклык акчасын күчергән. Аңа шалтыратучы адәмнәр үзләрен банк хезмәткәрләре буларак таныштырганнар һәм, янәсе, акчасын кемнәрнеңдер законсыз салдырып алырга ниятләүләре белән куркытып, барлык средстволарын яңа ачылган счетка күчерүне сораганнар.

Мамадыш шәһәрендә дә шундый ук очрак теркәлгән. Полициягә 58 яшьлек ханым мөрәҗәгать итеп, кемнәрнеңдер 1 миллион сумнан артыграк акчасыннан коры калдырулары турында белдергән.  Бу очракта да мошенниклар нәкъ теге пенсионерны алдаганча эш иткәннәр. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.


 Бер тәүлектә 4 миллион сум акчадан коры калганнар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү