Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 39 очрагы теркәлгән.  Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә республикада коронавируска 6,4 мең ПЦР-тест тапшырылган. Коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 7 мең 731гә җиткән. Тәүлек эчендә 18 кеше коронавирустан дәваланган.


Фикер өстәү