Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2021 елның 31 декабрен ял көне итү турында карарга кул куйган. Хөкүмәт сайтында бу җәһәттән тиешле документ урнаштырылган.
Анда бәян ителгәнчә, киләсе елда 2 һәм 3 гыйнварның шимбә һәм якшәмбе ялларына туры килүе сәбәпле, аларны 5 ноябрьгә (җомга) һәм 31 декабрьгә (җомга) күчерү турында карар ителгән.
Моннан тыш 20 февраль шимбә ялы 22 февральгә (дүшәмбе) күчерелә. Шулай итеп, бу айда рәттән өч көн – 21 февральдән (якшәмбе) 23 февральгә (сишәмбе) кадәр ял итәчәкбез, дигән сүз.
Гомумән алганда, 2021 елда җиде бәйрәм чоры булачак:
1 – 10 гыйнварда;
21 – 23 февральдә;
6 – 8 мартта;
1 – 3 майда;
8 – 10 майда;
12 – 14 июньдә;
4 – 7 ноябрьдә.