Зәңгәр күлләрне төзекләндерү буенча бәйгедә Татарстан җиңүче булган

Зәңгәр күлләрне төзекләндерү экология проекты “Татарстан көзгеләре” («Зеркала Татарстана») Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулаган.

Әлеге проект экотуризмны үстерүгә юнәлдерелгән. Финалда 36 проект катнашкан. Татарстан проекты 18 мең 476 тавыш җыеп, беренче урынны алган. Республикадан экологик курортны тәкъдим иткән “Кама Тамагы” проекты 4 нче урынга лаек булган. Ул 8 мең 810 тавыш җыйган.
Җиңүчеләрне бүген Тула шәһәрендә котлаячаклар. Җиңүчеләрнең кайберләре федераль ярдәм алачак.


Фикер өстәү