Конституцион үзгәрешләрне мониторинглау буенча эш төркеме утырышы булды

Россия Хөкүмәте турында, Конституция суды һәм Прокуратура турында федераль законнарга үзгәрешләр хакында закон проектлары нидән гыйбарәт? Бүген конституцион үзгәрешләрне мониторинглау буенча эш төркеме утырышында шул мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Россия Иҗтимагый палатасында видеоэлемтә режимында узган чарада Дәүләт Советы Рәисе, эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Фикер алышуга чыгарылган закон проектлары Гомумроссия тавыш бирүдән соң – 4 июльдә үз көченә кергән Россия Конституциясенең яңа нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

Россия Хөкүмәте турында закон проекты 12 октябрь көнне Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителгән. Документ нигезендә, Россия Президенты һәм Хөкүмәте арасындагы мөнәсәбәтләр формасын берникадәр үзгәртү күздә тотылган.

«Федераль Хөкүмәткә дә, төбәкләргә дә нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге бирердәй закон бу», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин эш төркеме утырышында.

Ул шулай ук, мөһим конституцион законнарны кабул иткәндә, аларның федераль хакимият карамагына керүенә карамастан, төбәкләр фикерен дә исәпкә алырга кирәк, дип искәртте. «Төбәкләр бу закон проектларын көтә һәм аларга үзләренең тәкъдимнәрен кертергә әзер», – диде республика парламенты башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе Россия Хөкүмәте турында яңа закон проектын тулаем хуплап, документның өченче статьясыннан «федерализм» һәм «хакимият бүленеше» дигән сүзләрнең алынуына борчылу белдерде. «Дәүләтебезнең федератив булуын ассызыклаган төп сүзләр яңа закон проектыннан нигәдер төшереп калдырылган, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Минемчә, Россия федерализмын үстерү өчен – ә без аннан баш тартмыйбыз бит – әлеге нигезләмәләрне торгызу максатка ярашлы булачак, чөнки федератив дәүләтнең Хөкүмәте эшчәнлеге турында сүз бара».

Дәүләт Советы Рәисе Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларының икенче укылышка бу җәһәттән тиешле төзәтмәләр кертә алуын искәртте.

 


Фикер өстәү