Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 96га җиткән

Тагын ике кешенең коронавирустан үлүе хакында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«16 октябрьгә республикада 96 үлем очрагы теркәлгән», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казанда яшәүче 67 яшьлек кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелгән. Хроник авырулары кискенләшүе нәтиҗәсендә аның хәле начарлана. Патологоанатомик экспертиза үлем сәбәбен ачыкланган.

Чаллыда яшәүче 75 яшьлек пенсионер да хастаханәгә вируслы үпкә ялкынсынуы белән китерелгән булган. Аның да хроник авырулары көчәеп китү сәбәпле, гомере өзелгән.


Фикер өстәү