«Әллә күз тидерделәрме икән?»

Язмаларымны кайчан: «Фәлән кеше фәлән нәрсә турында бер гыйбрәт сөйләгән иде» кебек сүзләр белән башлыйм. Нишләмәк кирәк, журналист һөнәре үзенчә бер «авыру» инде ул. Ни генә ишетсәң, ни генә күрсәң дә: «Их, бу турыда язарга иде!» – дип куясың.

Арчага бер кайтуымда «Ак Барс» агрофирмасы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов янына кереп чыктым. Без аның белән күптәнге дуслар, яшәешкә мөнәсәбәтләр, фикерләр туры килеп тора. Шуңа күрә бер гәпләшә башлагач, сүз иярә сүз чыгып, аерылыша алмый азапланабыз.
Китәр алдыннан миңа бер гыйбрәт сөйләгән иде ул. Шәйдулланың ат фермасы бар. Ат асрагач, аның нәсел яңарту белән шөгыльләнүе табигый бит инде. Бер бик матур бияне Германиядән алып кайткан нимес айгыры белән «кавыштырган» болар. Унбер ай нинди колын туар икән дип түземсезләнеп көткәннәр һәм көннәрдән бер көнне бия бик матур колын тапкан. Аны күрергә бөтен халык килә башлаган. Әмма биш-алты көн узгач, колын авырый башлаган һәм үлеп тә киткән. «Әллә күз тидерделәр микән?» – дим Шәйдуллага. Уйга калды бу. «Күзе каты» дип даны чыккан бер кешедән шикләнә икән үзе, тик кем икәнен әйтмәде. Ә мал табиблары, күрәсең, диагноз куя алмаган. «Ярар, үлгән – беткән инде», – дип тай язмышы турындагы сүзне шушының белән тәмамларга да уйлаган идек, әмма Шәйдулланың ат турындагы хикәяте чәчне торгызырлык гыйбрәтләргә бай булып чыкты. Ат караучылар үлгән тайны алып чыгып китә алмый азапланганнар, дөресрәге, бия үз баласын кеше кулына бирергә теләмәгән. Бәлки, колыны аның өчен тере булгандыр. Көн кичкә авыша башлагач, бияне бәйләп куеп, ничек кирәк шулай колынны алып чыгып киткәннәр.
«Шуннан соң бия абзарыннан унбиш-егерме адым киттек микән, нидер ауган, гөрселдәгән тавышлар ишеттек. Кире йөгереп керсәк, биябез егылган да үлгән», – ди Шәйдулла. Шулай диде дә күзләре яшьләнде. Кайчандыр көрәшеп йөргән, Сабантуйларда мәйдан тоткан бу егетнең шундый нечкә күңелле булуы миңа бераз гаҗәп тә тоелган иде. Әмма аны тыңлый торгач, үзем дә бераз йомшарып алдым. Мал табиблары бияне ярып караганнар да, стресстан, үзебезчә әйтсәк, баласын югалту хәсрәтеннән биянең йөрәге шартлаган, дигәннәр. Моңа ышанасы да килмәгән Шәйдулланың: «Җиде йөз илле килолы тыпырдап торган бия иде бит ул», – ди.
Бүген «гаилә терроры», әти-әнинең үз балаларына кул күтәрүе кебек сүзләр еш ишетелә. Аларга акча өчен балаларын сатып җибәрү очраклары турында хәбәрләр дә өстәлә. Начар кешене без кайчак «хайван» дип сүгәбез.
Тагын бер гыйбрәт искә төште. Аны миңа Арчада яшәүче каләмдәшем Ильяс Фәттахов сөйләгән иде, ә аңа әтисе Сәхаб абзый сөйләп калдырган. Сугыш тәмамланган гына еллар бу. Арча тимер юл станциясендә эшелоннан бер ир төшә дә, җигүле ат күреп, шуның янына бара. Куеныннан икмәк тартып чыгарып, ашата башлый. Тирә-яктагы халык тәмам аптырашта. Ачлы-туклы вакыт бит, икмәкнең һәр валчыгы кадерле, кеше ачка тилмерә, ә бу кеше атка ипи ашата. Сәхаб абзый аның янына килә дә: «Ник атка икмәк ашатасың, кешеләр бер телемгә тилмерә бит», – ди. Ә теге: «Мин гомерем буе кешеләргә яхшылык эшләдем, ә алар мине, нахак бәла ягып, төрмәгә утырттырдылар. Исән-сау чыксам, атка ипи ашатыр идем, дип нәзер әйткән идем. Менә хәзер шуны үтим. Мин гомерем буе ат җигеп эшләдем һәм ат миңа бер мәртәбә дә хыянәт итмәде», – дип җавап бирә.
Шуны уйлап куйдым: үзара мөнәсәбәтләр, әдәп-әхлак ягыннан без кайчак хайваннар дәрәҗәсенә дә күтәрелә алмыйбыз кебек.

Риман Гыйлемханов


2 фикер

Фикер өстәү