Чаллыда яшәүче хатын тумаган баласы өчен ана капиталы алган

Өч баласы анасы, шәһәр хакимиятенә гаиләдә дүртенче бала туу турында мөрәҗәгать итә. Имеш, бала өйдә дөньяга килгән.  Хатын-кыз хәтта шаһит буларак күршесен алып килгән, ул раслаган: 2016 елның 5 гыйнварында кыз бала туа.

Нәтиҗәдә, ЗАГСта туу турында таныклык бирелгән һәм 453 мең сум күләмендә ана капиталы бирелә.

Җинаятьченең гаризасы буенча, акча кампания счетына кергән, аның белән торак төзүгә максатчан займ килешүе төзелгән.

Бер елдан соң, туендыручысын югалткан очракта бирелә торган социаль пенсия дә ала башлаган. Ул 8500 сум күләмендә карала. Ул моны шулай ук ялган мәгълүматлар буенча рәсмиләштергән. Нәтиҗәдә 2017 елның ноябреннән 2019 елның июнь аена кадәр аңа 170 мең сум акча күчерелгән, ул аларны шәхси ихтыяҗларга сарыф иткән.

Соңрак хатын-кызның бала тапмавы ачыклана.

Хатын үз гаебен таный. Нәтиҗәдә, караклыкта шикләнелүчегә 623,5 мең сум урлау факты буенча гаеп белдерелгән. Суд аны, Пенсия фонды каршындагы бурычны түләп, 1 ел 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

 


Фикер өстәү