Нурмагомедов карьерасын тәмамлады

Абсолют көрәш чемпионаты (UFC) чемпионы Хәбиб Нурмагомедов Әбү-Дабида узган UFC 254 турнирында Америка спортчысы Джастин Гэтжины отты һәм җиңел үлчәүдә өченче мәртәбә титулын саклап калды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Турнир шимбә көнне узды һәм 32 яшьлек Россия спортчысының икенче раундта җиңүе белән төгәлләнде. Шуннан соң Хәбиб карьерасының тәмамлануы турында белдерде.

«Бүген минем Абсолют көрәш чемпионатында соңгы чыгышым иде. Чемпионаттан Джастин белән очрашу көтелүе турында хәбәр итеп шалтыраткач, мин әни белән сөйләштем. Ул әтидән башка турнирда чыгыш ясавымны теләмәде, әмма аңа бу минем соңгы чыгышым булачак дип вәгъдә иттем. Әгәр сүз биргәнмен икән, мин аны үтәргә тиеш», — диде Нурмагомедов турнирдан соң.


Фикер өстәү