Татарстанда килен 80 яшьлек каенатасын үтергән

Татарстанда яшәүче бер ханым үзенең 80 яшьлек кайнанасын үтерүен таныган. Фаҗига 23 октябрь көнне Буа районы Алыпих авылында була. Пенсионерны баш яралары белән табып алалар. Җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җинаять шәхси мөнәсәбәтләр нигезендә кылынган. Элегрәк тә җинаять җаваплылыгына тартылган 44 яшьлек хатынны сак астына алганнар.

Бу хәлнең барлык шартларын билгеләү буенча тикшерү эшләре алып барыла.


Фикер өстәү