Яңа туган баласына Пәйгамбәр хөрмәтенә исем кушучыларга 100 мең сум бирәләр

Чечня Республикасында 29 октябрьдә туган баласына Мөхәммәд Пәйгамбәр яки аның гаилә әгъзалары һәм көрәштәшләре хөрмәтенә исем кушкан ата-аналарга төбәк иҗтимагый фондыннан 100 мең сум акча биреләчәк, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Бу хакта Республика мәгълүмат һәм матбугат министры Әхмәт Дудаев Инстаграм социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә язып чыккан.

«Әлеге акция кысаларында бүген төнге 12дән иртәгә төнге 12гә кадәр республикада дөньяга килгән һәм Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.с.), аның гаилә әгъзалары, хатыннары һәм көрәштәшләре исеме кушылган барлык сабыйлар фондтан йөзәр мең сум күләмендә акча алачак», — дигән Дудаев.


Фикер өстәү