Коронавирука антитәнчекләрнең күпме сакланылуы билгеле

COVID-19 кичерүчеләрнең организмында коронавируска карата барлыкка килгән антитәнчекләр биш айга кадәр сакланылырга мөмкин. АКШның Маунт Синай медицина үзәге белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип яза “Известия”, Science журналында басылып чыккан мәгълүматларга таянып.

Тәгаенләп әйтсәк, чирне җиңелчә яки уртача формада кичергән кешеләрдә шушы вакыт дәвамында антитәнчекләр саклана, дип бара галимнәр. COVID-19 йоктырып савыккан 30 мең кешенең мәгълүматларына таянып нәтиҗә чыгарган алар.

Шул ук вакытта белгечләр искәртеп үткәнчә, антитәнчекләр инфекция белән кабат зарарланудан сакларга яки, зарарланган очракта да, чирне җиңелчә генә уздырып җибәрүгә ярдәм итәчәк.

Моңа кадәр сирәк кенә очракларда коронавирусның кеше савыкканнан соң ук организмында “кырын” эшләрен башлап җибәрүе – эчке органнарына зыян китерү куркынычы белән янавы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү