Казан аэропортында Россиянең төрле почмакларында төшерелгән фотографияләр күргәзмәсе ачылды 

Казан аэропортында Халыклар бердәмлеге көнендә «Россия. Полет через века» фотокүргәзмәсе ачылды. Анда Россиянең төрле төбәкләре фотографларының 50 уникаль эше тәкъдим ителгән. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Экспозиция пассажирларны Россия республикаларының, крайларының һәм өлкәләренең табигать матурлыгы һәм архитектура төрлелеге, мәдәни, тарихи һәм рухи мирасы байлыгы белән таныштырачак. Эшләрнең бер өлеше Җиңүнең 75 еллыгына багышланган», — диелгән хәбәрдә.

«Казан» халыкара аэропорты генераль директоры Сергей Романцов сүзләренчә, проектны оештыручылар Казан аэропортында Россия буенча мавыктыргыч фотосәяхәт ясарга мөмкинлек биргән.

«Экспозиция пассажирларны сәяхәтләргә һәм яңа ачышларга илһамландырып, төрле төбәкләрнең милли колориты һәм мәдәни үзенчәлекләре, безнең чиксез илнең уникаль табигый һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштыра», — диде ул.

Экспозиция Терминал 1А галереясендә урнашкан. Мондый фотокүргәзмә Россиянең барлык төбәкләрендә дә ачылды.

 

 


Фикер өстәү