Илкүләм форумда гаилә һәм балаларга ярдәм итү турында сөйләшәчәкләр

6 ноябрьдә “Вместе – ради детей! Ключевые программы партнерства” XI Бөтенроссия форумы башланды. Чара илнең төрле почмакларыннан гаилә һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшләүче профессионалларны җыйган. Ул, дистә еллык тарихында беренче тапкыр буларак, онлайн-форматта (www.fond-detyam.ru электрон ресурсы) үткәрелә.
Форумның пленар сессиясе кысаларында студиядәге кызыклы әңгәмәдә Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина, Хөкүмәт, Дәүләт Думасы, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнаша. Чара программасында Балалар ышаныч телефонының (8-800-2000-122) балалар һәм үсмерләр арасында үзара кимсетүләрне булдырмауга багышланган ”Сүзләр дә яралый” дигән яңа мәгълүмат кампаниясе белән таныштыру күздә тотылган.
Форум 13 ноябрьдә гаилә һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иң яхшы социаль практикаларны билгеләү белән төгәлләнәчәк.


Фикер өстәү