Айназ Габидуллина: «Мөнирә булыр өчен, авыл мохитенә чумарга кирәк»

Үзен дә, сүзен дә яраталар. Яратмаган кая: халыкка авылда булган бар нәрсәне тәмләп, чәчми-түкми сөйләп бара бит ул. Бүген без, Инстаграмның пандемия кабызган йолдызларын барлауны дәвам итеп, Мөнирә апа образын «тудырган» Айназ ГАБИДУЛЛИНА белән сөйләштек.

:: Мөнирә, Моңлыбикә – бу образларны, исемнәрен ничек уйлап таптыгыз? Аңлавымча, алар тормыштан алынган?
– Икесе дә – тормыштан алынган җыелма образ. Сөйләшүләрен – берәүдән, үз-үзен тотышларын икенче кешедән отып алам.

:: Кайсы роль күңелегезгә якынрак соң? Кайсы үзегезгә кызыграк кебек тоела?
– Мөнирә инде! Мөнирәне үлеп яратам. Ничек бар, шул килеш тормышта очрый калса, кочаклап, үбәр идем. Аннары өендә кунак булып, эшләрен эшләп, кич буе аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп чыгар идем.

:: Алдан сценарийлар язасызмы? Пандемия чорында, аңлашыла инде, вакыты булгандыр, ә хәзер видеолар төшерергә вакыт ничек табасыз?
– Әйе, пандемия вакытында бик ансат булды. Ә менә җәй көне, туйлар башлангач, авыргарак төшә башлады. Һәр туйда бар көчебезне биреп эшлибез, шул ук вакытта видеолар да чын күңелдән төшерелә бит, аның өчен дә хәл кирәк. Ә хәзер, авылга кайткан саен, материал тупларга тырышабыз. Элек әти-әниләр янында кунак кына булсак, хәзер инде эшләргә, шушы кызыклы видеоларны төшерергә дип, әзерләнеп кайтабыз. Эш өстәлде, кыскасы. Әни дә өйдән: «Бар, Мөнирәңне төшер», – дип куып чыгара башлады. Бер үзенчәлеге бар бит аның: шәһәрдә ятып, мондый видеоларны төшереп булмый. Мөнирә булып төшәр өчен, авылга кайтып, тулысынча шул мохиткә чумарга кирәк. Ач хәлен тук белми, диләр бит. Хәер, бу – минем фикер генә. Сценарийларга килгәндә, берсе дә утырып, зурлап язылмый инде алар. Мөнирәне төшергәндә, мәсәлән, шушы темага шушы кызык хәлләрне сөйлим, дип терким дә төшерә башлыйм. Ул теркәгәннәргә карау юк инде: телгә ни килә, шуны әйтәм. Күбесенчә беренче дубльдән төшерәм.

:: Инстаграмдагы язылучылар саны сизелерлек арткандыр. Сезне яратып караучылар байтак, ахры, ә ярат­мау­чылар бармы?
– Язылучыларыбыз саны артты, бүген дә өстәлеп торалар. Мөнирә турындагы видеоларны кертеп, бик озак вакыт үткәч тә, фикерләр килә, кабат-кабат карыйлар. Начар комментарийлар язучылар бар, «директ»ка да язгалыйлар. «Бу эш белән шөгыльләнмәгез, сезгә килешми», «кешегә ияреп, булдырам, дип йөрмәгез» ише сүзләрне еш укыйм. Хәтта «судка бирәм сезне» дип тә язалар.

:: Авылдашларыгыз бу видеоларны карыймы? Фикерләрен әйтәләрме?
– Безнең авылда элемтә начар, тик караучылар бар. Авылы белән егылып китеп карыйлар, авыга кайткач: «О, безнең Мөнирә кайтты», – дип каршы алалар, дип әйтә алмыйм. Шулай да, фикер белдерүчеләр бар. Әти-әнием Инстаграмда юк, тик алар – минем иң беренче тамашчым: төшерүгә күрсәтәм. Төшерер алдыннан, әни белән киңәшләшәм. Аның фикере миңа бик мөһим.

 

Лилия Гыймазова


Айназ Габидуллина: «Мөнирә булыр өчен, авыл мохитенә чумарга кирәк»” язмасына фикерләр

  1. Айназ кебек башта булдырырга кирэк эле, кемнен хэленнэн килми билгеле шундый кешелэр карша язарга может. Э без Айназны (Мэнирэне) бик бик яратабыз.

Җавап Отменить ответ